Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
фото

Мин авылны сайлыйм!

10 апреля 2018, 09:12

5529

0

10

Авылларның шундый хәлгә калуын сизми дә калдык бугай. Һәрберебезнең үз баласын зур шәһәрдә, матур кәчтүм-чалбардан ниндидер офиста, яхшы эштә күрәсе килде. Теләгебезгә ирештек. Авыллар бушап калды. КАРАГУҖА урта мәктәбендә булган «Мин авылны сайлыйм» («Я выбираю село») фәнни-эзләнү, проект һәм иҗат эшләре VIII Республика конкурсы югарыда язып үтелгән чараның V-IX сыйныфлар өчен дәвамы булып тора. Татарстанның ерак һәм якын районнарыннан килгән кунакларны Карагуҗа мәктәбе укучылары матур җыр-бию­ләре белән каршыласа, семинарны авыл җирлеге башлыгы Марат Шакиров ачты: – Ел саен сезне үзебезнең җирлектә кабул итүебез куанычлы. Ераклардан килеп әлеге конференциядә катнашуыгыз өчен рәхмәт! Шундый балалар үсеп килүенә без шат, димәк, авыллар әле юкка чыкмаячак, сездә ышанычлы киләчәгебезне күрәм. Кулларыгызга өлгергәнлек аттестаты алгач та, «мин авылны сайладым» дигәнегезне ишетәсе иде. Уңышлар сезгә! Илсөя Завилейская фотолары.

Галерея

Оставляйте реакции

10

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X