Яшел Үзәннең "Тарихи" мәчетендә шәһәребез тарихында беренче тапкыр укытучылар ифтары уздырылды
Рамазан аеның соңгы көннәре бара. Ай дәвамында мәчетләребездә, өйләребездә авыз ачу мәҗлесләре барды. Бүген Яшел Үзәннең "Тарихи" мәчетендә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Яшел Үзән бүлеге "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы белән берлектә ифтар уздырды. Мондый зур чара әле беренче тапкыр гына оештырыла, киләсе елларда да дәвамлы булсын, исәнлектә күрешүләр насыйп булсын. Оештыручыларга зур рәхмәт. Тоткан уразаларыбыз кабул булсын иде, йә Раббем 🙏🙏🙏
Нет комментариев