Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
фото

Чын авылча, Бакырчыларча Сабантуй

02 июля 2018, 10:01

5895

0

35

Акъегет авыл җир­легендә быел Сабантуй Бакырчыда чират буенча узды. Әлбәттә, нинди дә булса яңалык кертмәсәләр, Бакырчы халкы була димени соң инде ул?! Чыбыркы шартлату иң кызык уеннарның берсе иде. Соңыннан күренгәнчә бар кеше дә шартын китереп шартлата белми икән әле. Гөлфирә апа Бикмуллинага тиңнәр табылмады. Ә менә сызгыра белүчеләр күп икән. Ирләр дә, хатын-кызлар һәм балалар да бу кызыклы уенда теләп катнашты. «Җүләр галош» исемлесен караганда көлә-көлә эчләр катып бетте. Күптән болай дөньямны онытып ял иткән юк иде. Ә җәен, яшел чирәмдә чаңгыда йөргән кешене күргәнегез бар идеме? Юк икән, Бакырчы сабан туена киләсегез калган, күрсәткән булырлар иде. Гомумән һәр бәйгедә әбие дә, бәбие дә катнашты. Илсөя Завилейская фотолары.

Галерея

Оставляйте реакции

35

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X