Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Янаган өчен җәза

Кайберәүләргә ата-анасына кул күтәрү берни дә тормый. Менә шулай Яшел Үзән прокуратурасы 53 яшьлек яшел үзәнлегә гаепләү чыгарып, эшен судка биргән.

Бу ир заты ни кылган соң? Исерек булган, өендә тавыш чыгарган, карт әтисенә пычак күтәреп үтерү белән янаган. Ата кеше нишләсен, ышанган, үтерер дип уйлап хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән. Исеректән, өстәвенә агрессив исеректән, ни көтәргә кала.

–Гаепләнүче үз гаебен таныды, – дип сөйли прокурор ярдәмчесе Рифат Сафиуллин. – Суд барысын да исәпкә алып, аңа 1 ел сынау срогы белән шартлы  рәвештә 6 айга ирегеннән мәхрүм итү буенча хөкем карары чыгарды.

Илле яшенә җитеп акылга утырмаган бу ирне суд карары гына әти-әнисен хөрмәт итәргә өйрәтә алырмы, анысын әйтүе авыр.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев