Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Велосипед, скутер һәм мотоцикл – куркыныч транспорт чарасы

Иминлек күзлегеннән чыгып караганда, велосипед һәм мототранспорт чаралары иң куркынычы булып санала. Велосипедчылар, скутер һәм мотоцикл йөртүчеләр юлларда аварияләргә еш эләгә. Кайвакыт үзләре дә бер гаепсез җәяүлеләрне бәрдереп китә. Дәүләт автоинспекциясе мондый чараларда йөрүне, әлбәттә, тыя алмый, әмма кисәтә - аларда йөрү һәрвакыт куркыныч. Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ...

Иминлек күзлегеннән чыгып караганда, велосипед һәм мототранспорт чаралары иң куркынычы булып санала. Велосипедчылар, скутер һәм мотоцикл йөртүчеләр юлларда аварияләргә еш эләгә. Кайвакыт үзләре дә бер гаепсез җәяүлеләрне бәрдереп китә. Дәүләт автоинспекциясе мондый чараларда йөрүне, әлбәттә, тыя алмый, әмма кисәтә - аларда йөрү һәрвакыт куркыныч.

Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ инспекторы Николай Гулин сүзләренә караганда, велосипедчылар һәм мототранспорт йөртүчеләр катнашындагы аварияләрнең күбесе аларның үз гаебе белән чыга. Былтыр Татарстанда шундый аварияләрдә 25 кешенең гомере өзелгән (8е - велосипедчы). 2010 елда 43 кеше һәлак булган.
Узган елда Татарстанда велосипедчылар катнашындагы ДТПларда 8 кеше үлеп, 99ы имгәнгән. Һәр икенчесе - балалар. Бу велосипедчыларның, автомобиль юлларында йөреп, гадәти юл йөрү кагыйдәсен белмәвен күрсәтә. 14 яшьтән кечерәкләргә велосипедта юлларда йөрү рөхсәт ителми. Исерек килеш велосипедка утырып чыгучыларга 500 сумга кадәр штраф салынырга мөмкин. Бездә Европадагыча велосипедчылар өчен махсус юллар юк, шуңа күрә массакүләм спорт чаралары үткәргәндә бу турыда алдан хәбәр итеп, юлларда хәрәкәтне киметергә туры килә. Бүгенге көндә Чаллы шәһәрендә генә махсус юл бар. Ул Чулман проспектында булып, озынлыгы 2 чакрымнан артып китә. Әлбәттә, Россия, Европа илләреннән аермалы буларак, махсус велоюллары белән мактана алмый. Шул сәбәпле велосипедта йөрергә яратучыларга сак булырга һәм юл кагыйдәләрен биш бармагыдай белергә кирәк. Башкача юлга чыкмавың хәерлерәк.
Н.Гулин билгеләвенчә, юлда имгәнүләрнең шактый өлеше мототранспорт йөртүчеләргә туры килә. Былтыр 3 скутер йөртүче һәлак булып, 160ы имгәнгән. Ун ел элек бу проблема бөтенләй булмаган. Мопед һәм скутер йөртүчеләр дә юл кагыйдәсен бозса, аларга административ җәза каралган.
Пассив иминлектән мәхрүм ителгән тагын бер категория бар - квадроцикллар һәм трицикллар. Алар ике тәгәрмәчлеләрдән тотрыклырак булса да, кайвакыт авып китеп, йөртүчесенә зыян китерә. Әмма, алдагыларыннан аермалы буларак, бу транспорт чараларын ЮХИДИда теркәтергә кирәк булачак.
Көннәр җылынуга юлларда мотоциклчылар да еш күренә башлый. Быел 4 кеше һәлак булган инде, ә 2011 ел буена - 17. Шул сәбәпле бу чорда дәүләт автоинспекциясе күзәтүне һәм кисәтүне көчәйтә. Хәзер мотоциклчылар стационар һәм күчмә фотовидеофиксация комплексларында теркәлә. Әгәр дә транспорт чарасы теркәлмәгән булса, 5 мең сум күләмендә штраф салына. Яисә мотоциклчы идарә итү хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин. Мотошлемсыз йөрсә дә штраф - 500 сум.
Дәүләт автоинспекциясе теге яисә бу транспорт чарасыннан законлы файдалануны тыймый, әмма бик нык итеп кисәтергә мәҗбүр була. Чөнки аларның һәркайсы бүгенге көндә бик куркыныч транспорт чарасы булып исәпләнә.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев