Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Эш урынында бәла-каза чыкмасын өчен

Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы эшмәкәр Александр Ивановның (исем-фамилиясе үзгәртелде) Әйшә авылында урнашкан металлдан әйберләр җитештерү цехында хезмәт һәм куркынычсызлык техникасының үтәлешен тикшерде. РФның Хезмәт, шулай ук Фән һәм мәгариф министрлыгының 2003 елның 13 гыйнварында кабул ителгән «Оешма хезмәткәрләренә хезмәтне саклау кагыйдәләрен өйрәтү һәм хезмәтне саклау таләпләрен белүне тикшерү тәртибен раслау...

Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы эшмәкәр Александр Ивановның (исем-фамилиясе үзгәртелде) Әйшә авылында урнашкан металлдан әйберләр җитештерү цехында хезмәт һәм куркынычсызлык техникасының үтәлешен тикшерде.
РФның Хезмәт, шулай ук Фән һәм мәгариф министрлыгының 2003 елның 13 гыйнварында кабул ителгән «Оешма хезмәткәрләренә хезмәтне саклау кагыйдәләрен өйрәтү һәм хезмәтне саклау таләпләрен белүне тикшерү тәртибен раслау турында» карарына ярашлы рәвештә, эш бирүчегә, бу очракта эшмәкәргә, хезмәтне саклау, эшләгәндә хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге турында инструктаж үткәрү бурычы йөкләнгән.
Тикшерү нәтиҗәләре әлеге эшмәкәрнең, закон нигезендә билгеләнгән таләпләрне бозып, бинаны файдаланганда, технологик процесслар башкарган вакытта, шулай ук җитештерү вакытында инструментлар, чимал һәм материаллар кулланганда үзенең һәм үзендә эшләүчеләрнең иминлеген тәэмин итмәвен, димәк, РФның Хезмәт, шулай ук Фән һәм мәгариф министрлыгы карары белән расланган таләпләрнең үтәмәвен ачыклады.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча прокуратура әлеге предприятиедә хезмәт һәм куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен бозу очрак­ларын бетерү турында күрсәтмә чыгарды. Хәзер әлеге күрсәтмә тикшерү этабында.
Максим Мухаммадеев,
Яшел Үзән прокурорының өлкән ярдәмчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев