Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

«Башсыз» юлгизәр

Яшел Үзән ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек хәлдә урам буйлап «КамАЗ» автомобилендә «сыздырган» 23 яшьлек егетне тоткарлый. 3 декабрьдә 22 сәгать 40 минутта ДПС инспекторлары Гоголь урамында автоцистерна шлангасы сөйрәлеп барган «КамАЗ» автомобилен күрә. Полиция хезмәткәрләре машина йөртүчегә туктарга дип сигнал бирсә дә, шикле автомобиль туктамый. Полицейскийлар аның артыннан куа китә. Әмма...

Яшел Үзән ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек хәлдә урам буйлап «КамАЗ» автомобилендә «сыздырган» 23 яшьлек егетне тоткарлый.
3 декабрьдә 22 сәгать 40 минутта ДПС инспекторлары Гоголь урамында автоцистерна шлангасы сөйрәлеп барган «КамАЗ» автомобилен күрә. Полиция хезмәткәрләре машина йөртүчегә туктарга дип сигнал бирсә дә, шикле автомобиль туктамый. Полицейскийлар аның артыннан куа китә. Әмма зур машина, юл билгеләренә дә, светофорның кисәтү сигналына да, юлдан баручыларга да игътибар итмичә, баруын дәвам итә. ДПС инспекторы, бәла чыкканчы грузовикны ничек булса да туктату максатыннан, тәгәрмәченә берничә тапкыр атарга мәҗбүр була. Бу хәлдән соң да машина йөртүче светофорның кызыл сигналына карамастан, тимер юл буйлап юлын, машина рельска эләгеп туктаганчы дәвам итә. Һәм шуның белән, бәхеткә, чак кына пассажир поездына бәрелмичә кала. Моннан соң да әле ул качмакчы була. Полицейскийларга тәртип бозучыны автомобильнең тәрәзәсен ватып чыгарырга туры килә.
Бу машина йөртүченең Казанда яшәүче 23 яшьлек исерек егет булуы ачыклана. Тикшерүләр күрсәтүенчә, тоткарланучы автомобильгә рөхсәтсез утырган, өстәвенә, бу елның ноябрендә ул машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган. Тоткарланучы медицина тикшерүеннән баш тарта һәм аңа 10 тәүлек арест салына. Хәзер аңа карата машина урлау факты буенча җинаять эше кузгатылган.
Лилиана Куликова,
эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250