Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Кораллы һөҗүм

1 декабрьдә 22 сәгатьтә Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең кизү тору частена Татарстан урамындагы «Пятерочка+» кибетенә һөҗүм ясалу турында хәбәр итәләр. Чакырылган урынга килеп җиткән полиция хезмәткәрләре кибет хезмәткәрләренең һәм сатып алучыларның битлек кигән егетләр белән тарткалашуын күрә. Полицейскийлар эшнең нәрсәдә булуын аңлап, аларның икесен - кибеттә, ә өченчесен урамда...

1 декабрьдә 22 сәгатьтә Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең кизү тору частена Татарстан урамындагы «Пятерочка+» кибетенә һөҗүм ясалу турында хәбәр итәләр.
Чакырылган урынга килеп җиткән полиция хезмәткәрләре кибет хезмәткәрләренең һәм сатып алучыларның битлек кигән егетләр белән тарткалашуын күрә. Полицейскийлар эшнең нәрсәдә булуын аңлап, аларның икесен - кибеттә, ә өченчесен урамда тоткарлый. Һөҗүм итүчеләрдә «Наган» револьверы, «Парабеллум» пистолеты һәм патроннар табыла.
Җинаятьчеләр әлеге җинаятькә алдан ныклап әзерләнгән, коралланган. Кибеткә килеп җиткәч, 18 яшьлеге автомобильдә көтеп кала. Икесе - 18 һәм 16 яшьлеге - битлекләр киеп, кибеткә керә. Башта алар түшәмгә һәм идәнгә атып, куркытып, сатучылардан акча таләп итә. Сораганны бирүче булмагач, берсе касса аппаратын йолкып ала һәм кибеттән чыкмакчы була. Кибет хезмәткәрләре, аларның коралыннан да курыкмыйча, егетләрнең берсен тоткарлый. Икенчесен - сатып алучылар.
Тоткарланучылар гаепләрен таныган инде. Әлеге факт буенча РФ Җинаятьләр кодексының 162нче маддәсенең 2нче кисәге буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер оперативниклар тоткарланучыларның коралны кайдан табуын ачыклый.
Лилиана Куликова,
Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев