Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Иң яхшы сорау алучы

Иң яхшы сорау алучыЯрты ел нәтиҗәләре буенча Яшел Үзән районы эчке эшләр бүлегендә 28 яшьлек Андрей Кирпичников иң яхшы сорау алучы булып билгеләнде. Бала чагында Андрей милициягә барырга уйламаган. Туганнары арасында да хокук саклау органнарында эшләүчеләр юк. Әтисе - Горький исемендәге заводта өлкән механик, әнисе - ПФМКда контролер. Аны күбрәк...


Иң яхшы сорау алучыЯрты ел нәтиҗәләре буенча Яшел Үзән районы эчке эшләр бүлегендә 28 яшьлек Андрей Кирпичников иң яхшы сорау алучы булып билгеләнде.

Бала чагында Андрей милициягә барырга уйламаган. Туганнары арасында да хокук саклау органнарында эшләүчеләр юк. Әтисе - Горький исемендәге заводта өлкән механик, әнисе - ПФМКда контролер. Аны күбрәк эшче һөнәрләре җәлеп иткән. Әмма тормышта башкача килеп чыккан. 2007 елда ул, армиядән кайткач, төзелешкә монтажчы булып урнаша. Эш бирүчеләр хезмәт хакын түләми башлагач, Андрей мәктәптән соң алган дипломын һәм юридик белемен исенә төшереп, эчке эшләр идарәсенә бара. Стажировка узганнан соң, сорау алучы булып эшли башлый. Монда ул практика белән теориянең һәрчакта да бер-берсенә ярашып бетмәвен тиз аңлый. Аңа урлау, кыйнау һәм янау кебек җинаятьләрне дә еш тикшерергә туры килә. Аеруча вакыйга урынына баргач, тикшерү-оператив группаның эшен оештыру катлаулы була. Үзеңнән дә тәҗрибәлерәк һәм дәрәҗәсе буенча югарырак хезмәткәрләр белән җитәкчелек итү кирәк. Монда Андрей 3 ел эшли инде. Бүген полициянең өлкән лейтенантына эш көнендә нинди генә җинаятьләр һәм җинаятьчеләр белән очрашырга туры килми. Кизү торулар, вакыйга урынына барулар, сорау алулар, беркетмәләр - болар аның гадәти эш көнендә була торган эшләр. Андрей зарланырга яратмый. Алай гына да түгел, бу елның алты аенда ул 20 җинаятьне ачуда катнашып, күптән архивка җибәрелгән 11 «ышанычсыз» җинаять эше буенча җинаятьчеләрне ачыклауда катнашкан.
Лилиана Куликова,
Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең матбугат сәркатибе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев