Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Полициягә ярдәм итүчеләр бүләкләнде

20 июльдә Россия ЭЭМның ЯшелҮзән районы бүлегенә хокук тәртибен ныгытуга һәм ирекле халык дружиналарын (ДНД) оештыруга үзләреннән өлеш керткән предприятие һәм оешма җитәкчеләре чакырылды. Хокук бозу профилактикасы проблемаларын һәм социаль негатив күренешләрне хәл итүдә ирешкән уңышлары һәм шулай ук ирекле хокук саклау хәрәкәтен үстерүдә инициативалылык, оперативлык һәм җаваплылык күрсәткән өчен,...


20 июльдә Россия ЭЭМның ЯшелҮзән районы бүлегенә хокук тәртибен ныгытуга һәм ирекле халык дружиналарын (ДНД) оештыруга үзләреннән өлеш керткән предприятие һәм оешма җитәкчеләре чакырылды.

Хокук бозу профилактикасы проблемаларын һәм социаль негатив күренешләрне хәл итүдә ирешкән уңышлары һәм шулай ук ирекле хокук саклау хәрәкәтен үстерүдә инициативалылык, оперативлык һәм җаваплылык күрсәткән өчен, Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең Рәхмәт хатлары белән Яшел Үзән районара почтамт җитәкчесе Галина Сиверс, «Яшел Үзән икмәк комбинаты» ЯАҖның генераль директоры Лариса Гордеева, «Междуречье» комбинаты ФДУ директоры Константин Карпухин, ЗПКБның генераль директоры Виталий Волков, «Таттелеком» ААҖ филиалы җитәкчесе Евгений Носков, «Яшел Үзән җылылык челтәре» ААҖ директоры Наил Гыйльметдинов, «Форпост» директоры Алексей Магин бүләкләнде.
Болардан тыш, җинаятьне ачуда ярдәм иткән өчен, Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк белән, бер хатынның сумкасын урлаган каракны тоткарлауда булышкан, яшел үзәнле Альберт Әдһәмов бүләкләнде. Альберт Саматович автомобиле белән җинаятьчене куып тотып, аны тоткарлый һәм полиция нарядын чакырта. Тикшерү барышында тоткарланучының берничә көн алдан тагын бер җинаять кылган булуы ачыклана.
Лилиана Парсина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев