Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Үзеңне тыя белмәсәң, җәзасын аласың

Әгәр дә хокук сакчылары даими тикшерүләргә чыгып тормаса, юлларда салмыш автомобильче ләр бермә-бер артыр иде. Ә монда планлы рейдлар уздырылып та, әле күпме машина йөртүченең законннарны санга сукмавы ачык лана.

Ике ел кенәгәдән мәхрүм ителү аз срок түгел. Шуңа күрә өеңә кайтып җиткәнче алкоголь кулланудан тыелып тору бик урынлы булыр. 30 мең сум акча да артык түгел. Кайберәүләр аның өчен ике ай эшли. Димәк, эчү-эчмәүне үлчәүгә салу кирәк. Менә шулай яшел үзәнле Ф.Ф.Сабиров руль артына утырып чыгар алдыннан ЮХИДИ хезмәткәрләренә эләгермен дип уйламагандыр да бәлки. Әмма эләккән. Инспекторларда шик уяткан йөртүче тикшерелгәннән соң аңа карата РФ КоАП нигезендә беркетмә төзелгән. Материалларын җәмәгать судьясына каралуга җибәргәннәр.
Нәтиҗәдә, судья гаепләнүченең элек җәлеп ителмәвен исәпкә алып, аны машина йөртү хокукыннан 1 ел 6 айга мәхрүм итү һәм 30 мең сум штраф салу турында карар чыгарган. Срогы срок инде, икенче гамәлен кылмаска сабак алырлык булсын.
Яшел Үзән юл иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев