Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Закон акылга утырта

Хокук сакчылары юлларда тикшерүләрне туктатып торганы юк. Чөнки тәртип бозучылар табылып тора.

Яшел Үзән ЮХИДИ хезмәткәрләре чираттагы планлы тикшерү барышында бер автомобильне туктата. Йөртүчесе шикле табылып, тикшерү уздырыла. Гадәттә, тикшерүчеләр иң беренче чиратта автомобиль йөр түчегә алкотектор приборына өрер гә тәкъдим итә. Әгәр шик лә не лүче аннан баш тартса, медицина учреждениесенә бару кирәклеге әйтелә. Шундый тәртиптә кешенең исерек булу-булмавы документлаштырыла да инде. Бу юлы туктатылган автомобильче В.И.Майоровка карата РФ КоАПның ярашлы маддәсе буенча беркетмә төзелә һәм судка җибәрелә, машинасы махсус тукталышка куела.
Тоткарланучының элек салмыш хәлдә «эләккәне» булмаган. Шуңа да инде бу юлы җәмәгать судьясы аны 1 ел 6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итә һәм 30 мең сум штраф та «чәпи». Нишлисең, закон шулай куша. Акылга утырырга, тәртибеңне контрольгә алырга өйрәтә.
Яшел Үзән районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев