Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Юлларда саклык чараларын һәркем белергә тиеш

15 июньдә җәйге чорда профилактик чаралар кысаларында Яшел Үзән шәһәренең ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рамил Идиятуллин һәм Яшел Үзән шәһәренең юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учреждениесе башлыгы Зөлфия Шакирова «Порт» яшьләр үзәге каршындагы лагерьда программалаштыру, кибернетика һәм 3-D модельләштерүне үзләштерүче балалар белән әңгәмә үткәрде.

Педагогларны һәм укучыларны юл-транспорт имгәнүләре проблемаларына җәлеп итү максатыннан, юлларда иминлек кагыйдәләренә басым ясадылар, юл билгеләренең әһәмияте турында искәрттеләр, велосипедчылар өчен кагыйдәләрне кабатладылар. Киемдә яктылык кайтаручы элементларны популярлаштыруга аерым игътибар бирелде. Балалар фикер алышуда актив катнашты, юл йөрү кагыйдәләре буенча үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде.

Әңгәмә ахырында балалар кибернетика һәм модельләштерү өлкәсендә үз казанышларын күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев