Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

ЮХИДИ 253 тапкыр юл йөрү кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән

Шуларның 29ында матди зыян китерелгән. Берсендә зыян күрүче булган.

Мәскәү – Уфа юлының 801нче чакрымында «Фольксваген Поло» автомобилен йөртүче
34 яшьлек ир-ат, дистанция саклый алмаудан «КамАЗ» автомобиле белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә үзе үк тән җәрәхәтләре алып, Казанның 12нче дәваханәсенә озатылган. Гоголь урамында автоинспекторлар шикләнеп, «Дэу Джентера» автомобилен туктаткан. Йөртүчесе – 38 яшьлек ирдән алкоголь исе килеп тору сәбәпле, аңа тикшеренү кирәклеге искәртелгән. Әмма ул баш тарткан. Нәтиҗәдә бу иргә карата РФ КоАПның 12.26нчы маддәсенең 1нче өлеше буенча административ беркетмә төзелгән. Аны эчке эшләр бүлегенең административ хокук бозучылар камерасына япканнар, машинасын эвакуацияләгәннәр. Бу аның беренче тапкыр гына хокук бозуы түгел. Шуңа күрә хәзер аны җинаять җаваплылыгына тартулары бар. Анысын суд хәл итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев