Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

ЮХИДИ 237 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган

39ында матди зыян китерелгән. 2 автомобильче исерек килеш тотылган. 4 машина йөртүче штрафын түләмәгән булган. Октябрьский бистәсенең Тимер Юл урамында 33 яшьлек ир-ат йөртүендәге «БМВ-50» автомобиле туктатылган.

Йөртүчедән аракы исе килеп тору сәбәпле, аңа тикшеренеп карарга тәкъдим ителгән. Әмма ул баш тарткан. Инспекторларга беркетмә төзергә туры килгән. Тикшерү барышында бу автомобильченең РФ КоАПның 12.8нче маддәсе буенча 18 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгәнлеге ачыкланган. Хәзер аның РФ Җинаятьләр кодексы буенча җавапка тартылуы бар.
Яшел Үзәннең Гоголь урамында «Рено Логан» автомашинасын шикләнеп туктатканнар. Йөртүчесе 48 яшьлек ирдән спиртлы эчемлек исе аңкып торганга күрә, аңа алкотектор приборына өрергә тәкъдим ителгән. Нәтиҗәдә, закон бозучыга беркетмә төзегәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев