Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

ЮХИДИ 111 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган.

Шуларның 27сендә матди зыян китерелгән.

2 очракта кешеләр зыян күргән. 6 машина йөртүче исерек килеш тотылган. 2 кеше штрафын түләмәгән булган.
Шәһәрнең Беренче Май урамында «Хендай Солярис» автомобилен йөртүче 29 яшьлек ир юлдан чыгып барган 15 яшьлек яшүсмерне бәрдергән. Яшүсмерне төрле тән җәрәхәтләре белән Респуб лика балалар клиник хастаханәсенә алып киткәннәр.
К.Маркс урамында «Форд Поло» автомобилен йөртүче 27 яшьлек ир-ат «Ямаха» скутерын бәрдергән. Скутер йөртүче 57 яшьлек ирнең кулбашы сынган, аны Яшел Үзән дәваханәсенә салганнар.
Шәһәрнең Яшьләр урамында инспекторлар «Део Нексия» автомобилен туктаткан. Йөртүчесе – 58 яшьлек ирдән аракы исе килеп торган булган. Шуңа да аңа алкотектор приборына өреп карарга тәкъдим иткәннәр. Ир ризалык биргән. Нәтиҗәдә аңа карата РФ КоАПНың 12.8нче маддәсе нигезендә беркетмә төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев