Яшел Үзән

Юдинода янгыннан ир-атны коткарганнар

Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Өч катлы йорт фатирларының берсендә диван яна башлаган. 9.23 сәгатьтә Юдино бистәсендәге Тимер юлчылар урамында урнашкан өч катлы йорт фатирында янгын чыгуы турында хәбәр килә.

Уттан 60 нчы янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре ир-атны коткара һәм аны табибларга тапшыра.

10 минут эчендә ут сүндерелә. Диванның януы ачыкланган.

Янгын сәбәбе билгеләнә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: