Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Йомырка эчендә марихуана

Яшел Үзән полицейскийлары Бело-Безводныйда яшәүчене наркотиклар белән тоткан.

Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, наркоконтроль бүлеге Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең патруль-пост хезмәткәрләре белән берлектә Бело-Безводный авылында наркотикларның законсыз әйләнешенә катнашы булган бер кешене тоткарлаган.
46 яшьлек ир-аттан, тикшергән вакытта пластик йомырка табып алына, аның эчендә яшел төстәге үсемлектән ясалган матдә була. Соңрак аның наркотик – 129 грамм марихуана булуы ачыклана.

Шул ук көнне әлеге гражданинның яшәү урыны буенча тикшерү үткәрелә. Аның барышында «Westfalika» дип язылган полимер пакет эченнән газета төргәге, брезент капчык, пластик футляр, яшел төстәге үсемлек матдә салынган өч пластик банка табып алына. Экспертиза күрсәткәнчә, табылган матдәләрнең шулай ук наркотик – 0,42 грамм марихуана булуы беленә.

Әлеге факт буенча РФ ҖКның 228нче маддәсенең 2нче өлеше нигезендә (наркотик матдәләрне законсыз сатып алу, саклау, ташу, җитештерү, эшкәртү) җинаять эше кузгатыла.

Шик астына алынган бу ир, кыр гый киндердән наркотик матдәне үзенә куллану өчен саклавын таный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев