Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшьләр театрларга һәм музейларга бушлай бару өчен "Пушкин карталарын" күпләп сата башлады

Проектның операторы әлеге схеманы мошенниклык дип атады.

Avitoда Россиянең төрле төбәкләреннән йөзләгән белдерү барлыкка килде. Дәүләт 3 мең сум салган карта өчен уртача 1000-1500 сум сорыйлар.

Программага хезмәт күрсәтүче Почта Банкы матбугат хезмәтендә «Подъем» басмасына, чит карта белән узып булмаячагын аңлаттылар, чөнки ул исемле.

"Бу мошенниклык схемасы. "Пушкин картасы" исемле, өченче затларга сатылырга яки тапшырылырга тиеш түгел. Билетлар да исемле. Башка исемгә алынган билетлар буенча спектакль яки күргәзмәгә барып булмый – мәдәният учреждениесенә барганда карта, шулай ук шәхесне раслаучы документ күрсәтергә кирәк булачак".

"Пушкин картасы" - 14-22 яшьлек РФ гражданнары өчен банк картасы. Андагы акчаны театрларга, музейларга һәм Мәдәният министрлыгының махсус исемлегендә булган концертларга гына тотарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев