Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

«Яшәгәндә» дә яндылар, сүтеп түккәч тә... дөрлиләр

Иске тораклар янгын сүндерүчеләргә мәшәкать тудыруларын дәвам итә.

Сак булыйк!
Яшәүчеләрсез калган йортлардагы җитди яки вак-төяк пыскыган янгыннарга никадәр барырга туры килде аларга. Әле менә хәзер дә, шул корылмаларны сүтеп түккәннән соң, чүп-чар өеме рәвешендә дә януларын дәвам итәләр.

Төзелеш материалларының вакытлыча саклау мәйданындагы янгын турында күп санлы шалтыратулар янгын сагына көндезге өчләр тирәсендә ява башлый. Яшел Үзән моторлар заводы янында 1000 квадрат метрдан да ким булмаган тирәлекне камап алган ут әллә кайдан ук күренеп тора иде.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр периметр буенча бүленеп, газ-төтеннән саклау звеноларын оештыра һәм сүндерү эшенә керешә. Беренчел мәсьәлә булып ялкынны чикләү һәм бер яктан – коры үлән буенча то рак секторга, икенче яктан завод юнәлешенә таралуга юл куймау тора.

Ул тирәдә янгынга каршы су белән тәэмин итү чыганаклары да юк, шуңа күрә су китерүне дә оештыру кирәк була. Барлык мәсьәләләр дә районның гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиясе тарафыннан оператив рәвештә җайлана.

Вакыйга урынына килгән башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Афанасьев кушуы буенча бик тиз арада махсус техника китерелде. Яшел Үзән урман хуҗалыгы тракторы, янгынны тоткарлау өчен, барлык периметр буенча тирәсен сукалады. «Водоканал»дан су ташучы техника да җәлеп ителде. ЗМЗ территориясендә урнашкан янгын гидрантына 400 метр озынлыкта магис траль линия салына. Моннан тыш, полиция хезмәткәрләре көче белән, тамаша кылырга җыелганнарны (күпчелеге балалар) уттан ерак тоту оештырылды.

Янгын 40 минут эчендә бастырыла. Ә менә ачык дөрләвен сүндерү өчен берничә сәгать кирәк була. Янгын сүндерүчеләргә пыскыган чүп өемен тирән төнгәчә су белән коендырырга туры килә. Бу эштә барлыгы 28 кеше, 12 техника катнаша.

Янгынны сүндерделәр, ә проблемалы сораулар калды. Әлеге чүп-чар кабат янмасмы? Бу куркыныч тудыручы өем түгелерме? Бәхеткә, зур янгында бер кеше дә зыян күрмәде. Вакыйганың сәбәпләре ачыклана.

Резедә Йосыпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев