Яшел Үзән

Яшел Үзәннең Комаров урамында көпә-көндез 67 яшьлек хатын-кызны талаганнар

Хәзер кешеләрне көндез дә талый башлаганнар.

 Акча өчен ниләр эшләмиләр бит. Мошенникларның бер ише үзенең чын йөзен күрсәтмичә генә халыкны интернет аша алдап йөдәтсә, кайберләре ачыктан-ачык талауларга барырга да чирканмый.

Бу очракта зыян күрүченең сумкасы таланган. Анда аның телефоны һәм акчасы булган. Барысы бергә 22300 сумлык зыян китерелгән. Талаучыны эзлиләр. Урамда шундый җинаять юлына басучы Һичшиксез табылыр. Анысы вакыт эше генә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: