Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел үзәнлеләр ялган “банк хезмәткәрләре”нә ышанып акчаларын югалта

Узган атнада дистәгә якын кеше мошенниклар кармагына эләгеп, хәләл акчасыннан колак каккан.

Мондый хәл атна саен гына түгел, көн саен кабатланып тора. Нигездә, кешеләр үзләре саксызлык күрсәтеп ялгыша. Чөнки барысы да йә телефон, йә сайтлар аша эшләнә.

36 яшьлек яшел үзәнле, ялганчылар сүзенә ышанып, банк картасыннан 3045 сумын алдырган. 31 яшьлек хатын-кызны исә 11589 сумга алдаганнар. Шундый ук юл белән 34 яшьлек Яшел Үзәндә яшәүченең картасында акчасы 15150 сумга кимегән. Ә 46 яшьлек васильеволы, бушлай сайт аша машина тәгәрмәчләре сатып алуга 12 мең сумын биргән. Сатучылары мошенник булып чыккан. Мондый сайтларны ялганчы сатучылар бик ярата. Аларга анда эш мәйданчыгы бик киң.

Кыңгыр юл белән акча эшләүнең тагын бер уңай ысулы бар: банк хезмәткәре булып шалтыратып, кешеләрне кәкре каенга терәтү. Узган атнада гына да алар корбаннарының 70 меңнән артык суммада акчасын үзләштереп өлгергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев