Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзәндәге янгын вакытында ике хатын-кызны коткарганнар ⠀

Кичә, таңгы сәгать дүртләр тирәсендә янгын сүндерү-коткару отрядына Татарстан урамындагы йортта фатир януы турында хәбәр ителә.

Алар вакыйга урынына килгәндә, көнбатыш яктан өченче кат тәрәзәсеннән һәм өченче подъездда 3 һәм 4 кат баскыч мәйданда төтен чыгуын күрәләр.

Сүндерүчеләрне күршеләре каршы ала, алар янгынның кайсы фатирда булуын хәбәр итә. Хуҗабикә янгын бүлекчәсе хезмәткәрләре килгәнче мөстәкыйль рәвештә чыгып өлгерә.

2 кв. метр мәйданда кухня гарнитуры яна.⠀

Янгын сүндерүчеләр күрше фатирлардагы ике хатын-кызны көчле төтен зонасыннан коткарган (50 һәм 47 нче фатирлардан), аларга сулыш аппаратларыннан капюшон тибындагы коткару җайланмаларын кидергәннәр.

Фатирдагы кухня гарнитуры янган. Янгын сәбәбе - хуҗа хатынның ризык әзерләгәндә ут белән саксыз эш итүе.⠀

Коткарылган милекнең бәясе: 1 млн. сум⠀

Янгыннан килгән зыян суммасы ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев