Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзәндә яшәүче бер ханым хезмәттәшенең картасын фотога төшереп, аннан акча урлаган

Яшел Үзән полициясенең кизү тору частенә 51 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Зыян күрүче банк картасыннан 6 000 сум акчасы югалуын аңлаткан.

Аннан алдагы көнне кич белән мөрәҗәгать итүченең кесә телефонына акча күчерү турында берничә смс-хәбәр килә. Хатын шунда ук банкка шалтырата һәм картаны блокировкалый.

Оператив-эзләү чараларын үткәрү барышында җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре шикләнелүчене ачыклый һәм тоткарлый. Ул зыян күрүченең 35 яшьлек коллегасы булып чыга.

Шик астына алынучы полицейскийларга банк картасын коллегасы күрмәгәндә фотога төшерүен, шул рәвешле Интернет челтәрендә акчасыз операцияләр ясарга мөмкинлек бирүче бөтен кирәкле мәгълүматны алуы турында сөйләгән. Аннары, ул өеннән, Интернет-сайтларның берсендә 6 000 сумга берничә товарга заказ ясаган.

Әлеге факт буенча РФ Җинаятьләр кодексының 158нче маддәсенең 3нче өлешендәге «г» пунктында каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X