Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзәндә яшәүче бер егет көндәшен тимер торба белән кыйнаган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлегенең кизү тору частенә медицина учреждениесеннән төнлә 32 яшьлек кыйналган ирнең хастаханәгә салынуы турында хәбәр килә.

Полицейскийлар зыян күрүчедән сораштырып ачыклаганча, бу ир шәһәр ишегалларының берсендә үзенең танышлары белән спиртлы эчемлекләр кулланган. Ниндидер мизгелдә алар арасында бәхәс туа. Нәтиҗәдә, 24 яшьлек ир көнләшеп, танышын металл торба белән кыйный.

Полициянең патруль-пост хезмәте хезмәткәрләре җинаять кылуда шикләнелүчене тоткарлап, эчке эшләр бүлегенә китерә.

Хәзер әлеге факт буенча җинаять эше кузгату-кузгатмау мәсьәләсен хәл итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев