Яшел Үзән

Яшел Үзәндә янгын сүндерүчеләр балыкчыны коткарды

Ир-атның хәле начарлана.

112 ашыгыч хезмәтенә бер балыкчының хәле начарлану турында чакыру килгән. Моның сәбәбе артериаль кан басымы югары булу.

Өлкән яшьтәге ир-ат Яшел Үзән районында Идел елгасында, автобусның соңгы тукталышыннан якынча 1,5 километр ераклыкта булган. Кар көртләре зур булганга үзе генә чыга алмый.

ПЧС-52 янгын отряды оператив рәвештә урынга килә. Балыкчыны озак эзләмиләр. Алар хәлсезләнгән ирне ярга чыгара. Ярдәмгә мохтаҗ булучыны "ашыгыч ярдәм" бригадасына тапшыралар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: