Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзәндә тагын бер ир батып үлгән

Кичә 13:48 сәгатьтә гадәттәнтыш хәлләр министрлыгына Яшел Үзәндә ир-ат батып үлүе турында хәбәр килә.

Фаҗига Сәйдәшев урамындагы Гәр күлендә килеп чыккан. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итә.

1988 елда туган ир-атның мәетен 15:40 сәгатьтә ярдан 15 метр ераклыкта, 6 метр тирәнлектән судан алалар.

Мәрхүмнең гәүдәсе хокук саклау органнары хезмәткәрләренә тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев