Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзәндә Росгвардиянең ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре талауда шикләнелүчене тоткарлаган

Көндез, Яшел Үзән ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре Королев урамындагы кибеттә тревога сигнализациясенең эшләве турында хәбәр ала.

Саклана торган объектка килгән росгвардиячеләргә сәүдә йорты персоналы аңлатканча, бер кеше кроссовкалар урлаган: ир-ат аяк киемен пакетка салган һәм, товар өчен түләмичә, ишеккә юнәлгән.

Сатучы кроссовкаларны урынына куярга яки алар өчен түләргә таләп итә, ләкин караклыкта шикләнелүче таләпләрне игътибарсыз калдырган һәм бинадан чыгып киткән.

Росгвардиячеләр кибет янында җинаятьчене тоткарлыйлар һәм урланган товарны тартып алалар. Кулга алынучы җирле кеше булып чыга, 1982 елгы. Шикләнелүчене алга таба тикшерү өчен полициягә китергәннәр. РФ Җинаять кодексының 161 нче маддәсе буенча җинаять эше ачу турында мәсьәлә хәл ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев