Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзәндә Росгвардиянең ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре полиция хезмәткәрләре белән берлектә элек синтетик наркотиклар белән хөкем ителгән ир-атны тоткарлаган

Росгвардиянең ведомстводан тыш саклау бүлеге белән беррәттән наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча полиция бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә 39 яшьлек җирле яшәүчене синтетик наркотиклар белән тоткарлыйлар. Кулга алынган гражданин элек инде наркотик чараларның законсыз әйләнеше өчен хөкем ителгән булган.

22 сентябрьдә, төн уртасыннан соң, Яшел Үзән ОВО патруль экипажына, кибеттән урланган товарны Гоголь урамы буенча фатирдан алуда участок полициясенә ярдәм күрсәтергә кирәк, дигән мәгълүмат килә. Урланган әйберләрнең кайда булуы турындагы хәбәр РФ Эчке эшләр министрлыгы территориаль идарәсенең дежур частенә җибәрелгән.

Оператив рәвештә күрсәтелгән адрес буенча килгәч, росгвардиячеләр полиция хезмәткәре белән торакны тикшерергә керешә. Кухняга кергәч, фатир хуҗасының почмакка кечкенә кәгазь төргәк ыргытканын күрәләр. Хокук сакчылары төргәкне алуын таләп итә, аны ачып, билгесез порошоксыман матдә табалар. Росгвардия хезмәткәрләре гражданинны тоткарлый. Кулга алынучы элек наркотик матдәләрне саклау, йөртү һәм сату өчен хөкем ителгән шәһәр кешесе, 1981 елда туган.

Төргәкне алалар, ә ир-атны полициянең наркотикларның законсыз әйләнеше буенча бүлекчә вәкилләренә тапшырганнар. Соңыннан үткәрелгән экспертиза алынган төргәктә массасы 1,01 гр булган синтетик наркотик булуын күрсәткән. Тоткарланучыга карата РФ Җинаять кодексының 228 нче маддәсе 2 нче өлеше "наркотик чараларны законсыз сатып алу, саклау, әзерләү, эшкәртү" буенча җинаять эше ачу мәсьәләсе хәл ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев