Яшел Үзән

Яшел Үзәндә "Полукамушки" тарихи районында янгын

Беренчел сәбәп - ут төртү.

Яшел Үзәндә "Полукамушки" тарихи районы янган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Кичә 18.58 сәгатьтә Яшел Үзәндә "Полукамушки" тарихи районында кешеләре күчерелгән авария хәлендәге йорт янган. 1906 елгы йортның чормасы һәм көнчыгыш яктан янкорма - веранда янган.
Бер сәгатьтән янгын сүндерелгән.
Беренчел сәбәп - ут төртү.
Зыян күрүчеләр юк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: