Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзәндә мунчада ике кеше янып үлгән

Воронино авылында шәхси мунча янган.

Янгын сүндерүчеләр ике ир-атның гәүдәсенә тап булган, дип яза "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән.

Фаҗига Воронино авылында була. Янгын турындагы хәбәр кичә кичке сәгать унынчыда килде. Коткаручылар килү мизгеленә өй һәм янәшәдә торган мунча тулысынча янып беткән диярлек була. Ут шулай ук күрше торакка күчәргә мөмкинлеге зур була.

Янгын сүндерүчеләр хәрабәләр арасында мунчада бик нык янган ике - 49 һәм 46 яшьлек ир-атның гәүдәләрен табып ала. Шулай ук 21 яшьлек егет пешә.

Беренчел фаразлар буенча, мунча мич яккан вакытта ялгышлыклар аркасында яна башлаган. Ялкын торак йортка күчкән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев