Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзәндә кызын кыйнаган әнисенә карата җинаять эше кузгаттылар

Тикшерү комитеты Яшел Үзәннең 37 яшьлек хатын-кызына карата җинаять эше кузгаткан. Аны 15 яшьлек кызын газаплауда гаеплиләр. Кыйнауларның сәбәпләре булып, пычрак савыт-саба яки вакытында җыештырылмаган өй торган.

Эш материаллары буенча, шикләнелүче системалы рәвештә өендә 15 яшьлек кызын кыйнаган. "Кул күтәрүнең сәбәбе вакытында җыештырылмаган өй һәм юылмаган савыт-саба. Әнисе тарафыннан соңгы кыйналудан соң, кыз хокук саклау органнарына гариза белән мөрәҗәгать иткән, әбисенә яшәргә күченгән, - дип сөйли Татарстан буенча Россия Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Эш РФ Җинаять кодексының 117 маддәсенең 2 нче өлеше ("Истязание") тарафыннан каралган җинаять составы билгеләре буенча кузгатылган. Хатын-кыз өлешчә җинаять кылуга катнашы булуын таныган. Аңа 3 елдан 7 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

Тикшерү килеп чыккан хәлнең барлык шартларын ачыклый. Җинаять эшен ачыклау дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев