Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзәндә ир-ат үпкәләтүчесенең мәетен балалар коляскасында алып киткән

ТР Тикшерү комитеты, Яшел Үзәндә чокырда пычак белән яраланган һәм лезвия ватыклары кадалган ир-атның гәүдәсен тапканнан соң җинаять эше кузгатты.

38 яшьлек ир-атның мәетен 15 июльдә тапканнар. Беренчел мәгълүматлар буенча, февральдән ул хәбәрсез югалган дип саналган. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Үтерүдә шикләнелеп, 37 яшьлек хатын-кыз тоткарланган, ул хокук сакчыларына, февральдә алар әлеге үтерелгән кеше белән аның өендә алкоголь эчкәннәрен сөйләгән. Бу вакытта аның белән бергә 47 яшьлек танышы яшәгән. Шул бәхетсез көнне ул хәзерге мәет белән ачуланышкан һәм аны пычак белән кискәләгән, ә аннары гәүдәсен капчыкка салып, каядыр балалар коляскасында алып киткән. Шул ук вакытта ул, әгәр алар бу хакта кемгә дә булса сөйләсәләр, аны һәм бергә яшәүчене үтерү белән янаган.

"Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Якын арада шикләнелүчене тикшерү гамәлләре уздыру өчен Яшел Үзәнгә китерәчәкләр, чөнки үтерүдән соң аны хөкем иткәннәр һәм талау өчен рәшәткә артына талау өчен япканнар. Ир кеше үз гаебен таныган.

Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X