Яшел Үзәндә душ кабинасында янгыннан соң 87 яшьлек пенсионерны хастаханәгә салганнар
Өлкән яшьтәге ир-атның агулануы мәгълүм.
7 март төнендә Шәриф Камал урамы буенча урнашкан йортта бер катлы шәхси йортның ванна бүлмәсендә душ кабинасы яна. Янгынның мәйданы 1 квадрат метр тәшкил итә.
Янгын сагы хезмәткәрләре 41 яшьлек хатын-кызны һәм 87 яшьлек пенсионерны коткарган . Хатын-кыз госпитальләштерүдән баш тарта, ә өлкән кешене янгын нәтиҗәсендә агуланып, Яшел Үзән үзәк дәваханәсенә илтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев