Яшел Үзәндә чокырда капчыкка салынган ир мәете табылган
Яшел Үзән шәһәренең Овражная урамындагы йорт янындагы чокырдан шикле капчык табылган. Капчыкны ачсалар, анда инде бозыла башлаган ир мәете табылган.
Тикшерүләр нәтиҗәсендә, аның 38 яшьлек яшел үзәнле булуы ачыкланган. Бу кешенең ни сәбәптән үтереп ташлануы әлегә ачыкланып бетмәсә дә, анысы вакыт эше генә. Әлеге җинаятьтә катнашучылар берничә булып, шулардан 37 яшьлеге РФ Җинаятьләр кодексының 91нче маддәсе буенча гаепләнеп тоткарланган. Икенчесен – элек хөкемдә булган 39 яшьлек яшел үзәнлене эзлиләр. Энә түгел, табылыр, җавап та бирергә туры килер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев