Яшел Үзән

Яшел Үзәндә биш катлы йортта фатир янган

Тәмәке тартканда саксызлык - янгынның беренчел сәбәбе. Өченче каттагы фатирда янгын чыккан: йорт җиһазларына зыян килгән.

Янгын сакчылары хезмәткәрләре фатирдан, коткаручы битлеге ярдәмендә, 36 яшьлек ир-атны алып чыкканнар.

Янгын сүндерү бүлекчәләре килгәнче мөстәкыйль рәвештә 10 кеше эвакуацияләнгән.

Бу хакта РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: