Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзәндә биеклектән сикерүләрне оештыручы 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин

Яшел Үзән шәһәре прокуратурасы тарафыннан РФ ҖКның 238нче маддәсенең 1нче өлеше буенча үткәрелгән тикшерү материаллары нигезендә җинаять эше кузгатылган. Әлеге закон нормасының иң катгый санкциясе ике елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.

Исегезгә төшерәбез, экстремалларның биек сәнәгать торбасыннан сикерүе буенча социаль челтәрләрдә урнаштырылган видеоролик көчле фикер алышулар китереп чыгарды.

Күзәтчелек чаралары барышында, прокуратура тарафыннан куркыныч сикерүләрнең Яшел Үзән территориясендә кылынуы ачыкланды. Шул ук вакытта әлеге объекттан файдалану хокукы рәсмиләштерелмәгән, экстремаль күңел ачу куркынычсызлыгы билгеләнгән тәртиптә расланмаган. Бу күңел ачу чараларында катнашучыларның тормышына һәм сәламәтлегенә зыян килү куркынычы туган.

- Альпинист бауларында сәнәгать торбасыннан сикерүләр ясау социаль челтәрләрнең берсендә урнашкан «Роупджампинг» интернет-төркемендә түләү юлы белән тәкъдим ителгән. Тикшерү барышында сикерүләрне оештыручының шәхси сәхифәсе - Яр Чаллыда яшәүче 34 яшьлек ир-ат ачыкланды. Болар буенча, Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы судка аттракционны эксплуатацияләү эшчәнлеген тыю турында дәгъва гаризасы җибәрде, - дип хәбәр итәләр прокуратурадан.

Вәкаләтле орган тарафыннан объектка чит затларның керүе чикләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X