Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзәндә автоледи велосипедчыны бәрдергән

Җәй көне юлларда велосипед белән йөрүчеләр бик күп була.

Олысы да, кечесе дә ярата бу транспорт төрен.

Кайвакыт тротуарда җәяүлеләрне бәрдереп киткән велосипедчылар да очраштыргалый. Менә шулай, юл йөрү кагыйдәсен күбрәк алар бозса да, 1 июльдә, Яшел Үзәндә киресенчә килеп чыга. 79 яшьлек өлкән яшьтәге велосипедчыны “NISSAN QASHQAI” автомобилен йөртүче 59 яшьлек автоледи бәрдерә. Бу хәл Төзүчеләр урамындагы борылышта килеп чыга.

Велосипедчының Королев урамына таба барган вакыты була. Автоледи РФ юл йөрү кагыйдәләренең 13.1нче пунктын тупас боза. Әлеге бәрелешү эзсез узмый, әлбәттә. Аягы сынган велосипедчыны Яшел Үзән дәваханәсенә алып китәләр. Хәзер бу ир кайчан велосипедына утырып чыга алыр, әйтүе авыр. Сынган сөяк тиз төзәлми. Өлкән яшьтә булсаң бигрәк тә. Ә инде кагыйдә бозучыга бөтен җаваплылыгы белән җавап бирергә туры килер. Административ штраф белән генә котыла алса ярый да. Шуңа күрә хәзерге юлларда һәркемгә бик сак булырга кирәк.

Велосипедлы балаларны да юл фаҗигаләреннән саклау, юл кагыйдәләрен үтәү кирәклеген исләренә төшереп тору комачауламас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев