Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзәндә «Автобус» профилактик чарасы уза

Автобус йөртүчеләрнең юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм булдырмау, шулай ук Яшел Үзән шәһәре территориясендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгына йогынты ясый торган тупас бозуларга юл куймау максатыннан 2022 елның 11 июненнән 20 августына кадәр «Автобус» оператив-профилактик чарасы уздырылачак.

2022 елның 7 аенда Татарстан Республикасы территориясендә автобус йөртүчеләр гаебе белән 55 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларда 2 кеше һәлак булган һәм 76 кеше тән җәрәхәтләре алган.

Чара үткәргәндә пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыруның законлылыгына, машина йөртүчеләрнең юл хәрәкәтендә катнашу өчен кирәкле документлары булуга аерым игътибар биреләчәк.

Яңа уку елы алдыннан барлык мәктәп автобусларын тикшерү оештырылачак, аларның техник торышы, «Глонасс – 112» системасының һәркемдә булуы, тревога төймәсенең эшләве, шулай ук кирәкле документларның булуына игътибар ителәчәк .

Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев