Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзәндә алты массакүләм сугышуда катнашучы кулга алынды, алар барысы да – “группировка” әгъзалары

Аларның иң өлкәненә 26 яшь, өчесенә 23, берсенә 21 һәм иң кечесенә - 18 яшь.

Булган хәлдән соң шәһәргә көч оешмалары хезмәткәрләре отряды килә, якын арада төнге сугышуга катнашы булган һәркем ачыкланачак. Алар барысы да - "Хулиганлык" маддәсе буенча җинаять эше фигурантлары, әгәр гаепләре исбатланса, аларга җиде елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

Агентлыкка билгеле булганча, кичә Яшел Үзәндә шәһәр башлыгы янында киңәшмә узды, анда ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, прокуратура, тикшерү комитеты һәм ФСБ вәкилләре катнашты.
Районда яшүсмерләр җинаятьчелеге белән хәлләр начарлану сәбәпле, алдагы уртак эшләр турында җитди карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев