Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзәндә 23 тонна ялган «незамерзайка»лы яшерен цех ачыкланган

Оперативниклар Казанда яшәүче ике кешенең Татарстанга этил һәм метил спиртын законсыз рәвештә сату каналын аеруча зур күләмдә оештыруы, җитештерү цехының Яшел Үзәндә булуы хакында мәгълүмат алган.

Бернинди документларсыз һәм сыйфат сертификатыннан башка гына өч йөз литрлы кисмәкләрдә этил спирты һәм дүрт литрлы канистрларда пыяла юа торган сыеклыкны эре партияләр белән сатканнар.

Икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре тикшерү вакытында шикләнелүчеләрне 23 600 сумлык 1 152 литр пыяла юдырта торган сыеклык сатып алган вакытта тоткарлаган. Җитештерү линиясен караганда, полицейскийлар катнаштыру өчен чаннар, тутыру станоклары, әзер продукциянең этикеткаларын ябыштыру һәм төргәкләү өчен җайланмалар, буш савытлар һәм әзер продукция табалар.

Алынган продукциянең барлык үрнәкләре экспертизага җибәрелгән, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев