Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзән юлында "Газель" йөртүчесе тимер киртәгә барып кергән

14 июльдә 16 сәгать 30 минутта "Газель" йөк автомобиленең 20 яшьлек йөртүчесе, Йошкар-Ола - Яшел Үзән автомобиль юлы буйлап хәрәкәт итеп, идарәне югалта һәм аерып тору полосасында урнашкан металл киртәгә бәрелә.

Бәрелү нәтиҗәсендә, киртәләрнең металл конструкцияләре элементлары таркалган, каршы юнәлештә узучы транспорт чаралары зыян күргән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә "Газель" автомобиле йөртүчесе һәм аның ике пассажиры Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенә озатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев