Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзән ЮХИДИ хезмәткәрләре суд приставлары белән берлектә ел башыннан бирле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы 13 автомобильне кулга алган

10 мең сумнан артык штраф җыйган һәм билгеләнгән срокта түләмәгән кешеләр автомобильсез калды.

Судка 119 материал җибәрелгән, аларны карау нәтиҗәләре буенча 32 хокук бозучы административ кулга алынган, 50се ике тапкыр түләнмәгән штраф суммасында штрафка тартылган, икесе мәҗбүри эшкә дучар ителгән.

Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге шуны искә төшерә: РФ КоАП 32.2 маддәсенең 1нче өлеше нигезендә штраф карар законлы көченә кергәч, алты көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш.

Штрафлардан качып йөрүче автомобиль йөртүче транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан вакытлыча чикләнергә мөмкин.

Моннан тыш, суд карары буенча приставлар транспорт чарасын кулга алып, аны бурыч түләү өчен сата ала.

Фото Новости Зеленодольска телеграм каналыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев