Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре 36 яшьлек ир-атны коткарган

Яшел Үзәндә янгын вакытында һәлак булганнарның исемлеге тагын бер корбан белән тулыланмый калды.

Ярым аңсыз хәлдә булган 36 яшьлек ир-атны янгын сүндерүчеләр урамга чыгарып өлгергән.
Энгельс урамындагы 11 нче йорт фатирларының берсеннән чыккан төтен исе турында «01» хезмәтенә хафага төшкән күршеләре шалтырата. Нәкъ менә алар ПСЧ-53нең беренче дежур расчетларын каршы ала һәм эчтә кеше булырга мөмкинлеген хәбәр итә.

Төтен көчле булганга югары катлардан 10 кеше урамга эвакуацияләнгән. Төтен чыккан фатирның металл ишеге эчтән бикле була. Махсус инс трумент ярдәмендә янгын көрәшчеләре аны ача һәм эчкә керә. Бер бүлмәдә пыскып яткан диван һәм каты исерек хәлдәге фатир хуҗасына тап булалар. Ир-атны саф һавага алып чыгып, ашыгыч медицина ярдәме бригадасына тапшыралар. Фактта фатирдагы уттан 0,5 кв.метр мәйдандагы диван гына зыян күргән.

Булган хәлнең сәбәбе һәркемгә билгеле: «эчтем-тарттым-йокладым». ЯҮМР буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторлары фаразлавынча, янгын зыян күрүченең үз тәмәке төпчегеннән чыккан. Бу юлы кеше гомерен Яшел Үзән янгын сакчыларының оператив һәм грамоталы гамәлләре нәтиҗәсендә генә коткара алганнар. Алар аз гына соңрак килгән булса, әлеге ир озакламый йоклап китәр иде. Әмма, практика күрсәткәнчә, үз иминлеге турында үзе кайгыртмаган кешене бәладән сак лап калу һәрвакытта да мөмкин түгел. Статистикага күз салсаң, барлык һәлак булганнарның 90%ы – исерткеч эчемлекләр белән кирәгеннән артык мавыгучы, асоциаль яшәү рәвеше алып баручылар.

Яшел Үзән янгын-коткару гарнизоны шәһәр һәм районның барлык халкына янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү кирәклеге турында тагын бер кат искә төшерә. Бигрәк тә хәзер – кышкы янгын куркынычы чорында, электр приборлары, җылыту мичләре һәм тәмәке тарту вакытында ут белән саксыз эш итү аркасында янгыннар санының кискен артуы күзәтелә. Белгечләр, үз торакларында башланып киткән янгын турында вакытында хәбәр итеп, йоклап яткан кешеләрне уятачак һәм куркыныч очрагында гомерләрен саклап калачак автоном янгын хәбәрчеләре урнаш тырырга киңәш итә.

Резедә Йосыпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев