Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә ир-ат су коенуны тыяючы аншлаг астында батып үлгән

8 июльдә Яшел Үзән районы бердәм детспетчер хезмәтенә, Калинин урамы башында Сумка елгасында ярдан 10 метр ераклыкта ир-ат гәүдәсе табылуы турында хәбәр килә.

Яр буенда 1969 елгы, шәһәр тибындагы Васильево бистәсендә яшәүче ир-ат әйберләре табыла.

Бу урын коену өчен җиһазланмаган һәм халыкка ял итү, су коену өчен җайланмаган. "Су коену тыелган" аншлагы куелган.

Мөгаен, ир-ат кисәтүгә игътибар итми, коенырга булган һәм җиһазландырылмаган урында моны эшләргә ярамавы турында уйлап та тормаган. Нәтиҗәдә, якын-тирәдә аңа ярдәмгә килердәй беркем дә булмый.

Көзән җыеру - суда үлүнең иң еш сәбәбе. Көзән җыеру көтмәгәндә барлыкка килергә мөмкин:

  • организмның әзер булмавы һәм су коенганда артык талчыгу сәбәпле;
  • су температурасы бик түбән булу - тагын бер сәбәп булырга мөмкин, шуңа күрә, су температурасы 17-19 градустан артмаган урында су коену куркыныч.
  • организмда суның аз булуы, сусау;
  • арыганлык;
  • мускуллар җәрәхәте;
  • аю табанлык;
  • умыртка баганасы авыруы.

Коена башлаганда ук бик эчкә йөзеп кермәскә, су температурасына ияләшергә кирәк. Организм ияләнгәч кенә еракка йөзергә тырышыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев