Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзән районындагы "Овощевод" экс-директоры 7 млн сумнан артык акча туздыруда шикләнелә

Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре мошенниклыкта һәм акча туздыруда шикләнелүче ике җирле кешене ачыклады.

Алар Яшел Үзән районындагы "Овощевод" ААҖнең 52 яшьлек элеккеге директоры һәм аның 35 яшьлек танышы булган, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Тикшерү версиясе буенча, 2018-2019 елларда акционерлык җәмгыятенең директоры танышлары белән бодай ташуга өч килешү төзегән. Алга таба, яклар кайтару актларын имзалый, алар нигезендә җәмгыятьнең 3 млн сумга кредиторлык бурычы барлыкка килгән. Шул ук вакытта, чынлыкта килешүләр фиктив булган һәм бурычларны булдыруны максат итеп куйган.

Нәтиҗәдә директор, кредитор буларак, икенче шикләнелүче белән, 6 күчемсез милек объектын, шул исәптән, яшелчә саклагычны, складларны, столяр һәм эретеп ябыштыру цехларын сату-алу шартнамәсен, шулай ук 7 млн сумлык бурыч йөкләмәләрен новацияләү турында килешү төзегән, алар поставканың фиктив шартнамәләре буенча түләнергә тиеш булган. Шул ук вакытта, милекне сатудан тиешле аерма , 3 млн сумнан артык акча оешманың хисап счетына кермәде, дип хәбәр итә Россия тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Тикшерү, шикләнелүчеләр гамәлләре белән 7 млн сумлык зыян китерелгән, дип фаразлый. Бу гамәлләр буенча җинаять эше кузгатылган. Аларга 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев