Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзән районында янгыннар саны артты

Бу хакта җирле гадәттән тыш хәлләр бүлеге хезмәткәрләре хәбәр итә.

Хәлне яхшы якка үзгәртү максатыннан, янгынга каршы хезмәт оешмасындагылар фатирлар һәм торак йортлар буенча рейдка чыкты.

Бу мәсьәләдә янгынга каршы хезмәт Васильево һәм Осиново бистәләрен, шулай ук Норлат һәм Раифа авыл җирлекләрен аеруча куркыныч дип атадылар. Профилактик рейд барышында янгын хәбәрчеләрен күпфатирлы һәм шәхси сектор йортларына да урнаштырырга киңәш ителә.

Халыкка саклык чаралары турында искә төшерделәр һәм белешмәлекләр өләштеләр. Осиново бистәсендә уртак рейдларда торак компанияләре вәкилләре генә түгел, полиция хезмәткәрләре, социаль хезмәткәрләр дә катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев