Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзән районында трассада 25 яшьлек кыз һәлак булган

Беренчел мәгълүматларга караганда, җиңел автомобиль каршы як полосага чыккан.

Хәл Волжск һәм Яшел Үзән шәһәрләрен урап узучы юлның 8нче чакрымында 15:30 сәгатьтә була. "Киа Рио" һәм утын төягән "Газель" автомобильләре бәрелешә.

Беренчел мәгълүматлар буенча, җиңел автомобиль ниндидер мизгелдә шуа башлый. Кыз идарәне югалта һәм каршы як полосага чыга, анда йөк машинасы белән бәрелешә.

Бәрелү иномарканың пассажир ишегенә туры килә. 25 яшьлек кыз, алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән. Автомобиль салонында пассажирлар булмаган. "Газель" йөртүчесе җитди җәрәхәтләр алмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев