Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзән районында ГИМС штаттан тыш хезмәткәре баткан суднодан пассажирларны коткарган

Кичә 6 августта 19.20 сәгать тирәсендә, Яшел Үзән тимер юл күпере районында, үтеп баручы теплоходтан чыккан дулкын, кечкенә көймәне каплаган.

"Казанка"ның 3 пассажиры - ике ир-ат һәм бер хатын-кыз, ярдан 150 метр ераклыкта бата башлый. Вәзгыятьне аларның барысының да коткару жилетларын кияргә өлгермәве катлауландыра.

Күпер сакчысы Александр Когут бу вакыйганың шаһиты була һәм моны каравыл башлыгына хәбәр итә. Тегесе, үз чиратында, сигналны Яшел Үзән ЮХИДИ инспекторлык бүлеге хезмәткәрләренә һәм "112" хезмәтенә тапшыра.

Бәхеткә, якында гына ГИМС штаттан тыш хезмәткәре - Игорь Демьяненько һәм полиция хезмәткәре Максим Митюнин булга. Ир-атлар кичекмәстән зыян күрүчеләргә ярдәмгә ташлана.

Тиз арада оешканлык нәтиҗәсендә, батып баручы судно пассажирларын коткаралар, көймәне буксирга алалар.

Коры җиргә чыккач, коткарылганнарның өчесе дә, тизрәк автомобильгә утырып, Яшел Үзән ягына качуны кулай күрә.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, җирле ГИМС штатнигы Игорь Демьяненько исәбендә бу беренче генә коткарылган гомер түгел. 2016 елда ул судан , исерек хәлдә Иделне йөзеп чыгарга карар кылган "өметсез" йөзүчене чыгарган иде.


Автор: Регина Чибрикова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев