Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзән полицейскийлары талаучының шәхесен ачыклаган

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, Яшел Үзән полицейскийлары исерек иргә һөҗүм итеп, аның мең сумга якын акчасын һәм телефонын талап алган җинаятьченең шәхесен ачыклаган.

Яшел Үзән җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре 52 яшьлек исерек ир-атка карата кылынган талау очрагын тикшергән.
Зыян күрүченең сүзләренә караганда, кичен аңа Карл Маркс урамында билгесез кеше һөҗүм иткән һәм 750 сум акчасы белән кесә телефонын талап алган.
Оператив-эзләү чараларын үткәрү барышында полицейскийлар җинаятьчене – элек хөкем ителгән 25 яшьлек яшел үзәнлене тоткарлаган.
Хәзерге вакытта бу факт буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев